Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада “Кышын кошларны ашатыгыз” – акциясенә кушылдылар

Гыйнварда «Кышлаучы кошлар көне» - Россиякүләм экологик бәйрәм билгеләп үтелә.

Бу көнне без салкын вакытларда кышлаган канатлы дусларыбызга үзебезнең кайгыртучанлыгыбызны һәм  теләктәшлек белдерәбез. Күп кенә кошлар көз көне җылы якларга очып китәләр, ләкин алар арасында безнең белән кышларга калган төрләре дә бар. 

Мондый экологик даталар бик мөһим! Алар бит безне ярдәмчел һәм шәфкатьле булырга, безнең ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ җан ияләрен истә тотарга өйрәтәләр.

Бу көнне билгеләп үтү кысаларында Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе үткәрде.  

Кыш уртасы - кошлар турында кайгырта торган вакыт. Агачларда калган җиләк-җимешләр бетә, ә калын кар катламы астында ашлык яки бөртекләрне табу аларга кыенга әйләнә. Бу чорда кошларга бик кыенга туры килә – алар ач. Шуңа күрә кышын безнең канатлы дусларыбызга һичшиксез ярдәм итәргә кирәк - җимлекләр эләргә һәм кошларга авыр вакытны кичерергә ярдәм итү өчен, көнбагыш, бөртеклеләр, май ашатырга кирәк. «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе ярдәмендә без туган ягыбыз кошларының санын саклыйбыз, кырыс кыш көннәрендә канатлы дусларның тормышын җиңеләйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев