Мәмәтхуҗада куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр
Ел саен уздырыла торган «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе һәм «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр.
Аның барышында мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре, юл билгеләре турында сөйләде,ул юлларда бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Балаларга юлларда куркынычсызлык безнең көннәрдә җитди проблема булып торуын сөйләделәр. Ел саен юлларда һәм урамнарда бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була. Күпләр җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми һәм үтәми, һәм бу еш кына кешеләрне машина тәгәрмәчләре астында үлемгә һәм җәрәхәтләргә китерә. Хәрәкәт кагыйдәләре – ул урам һәм юл законнары. Аларны һәркем белергә һәм үтәргә тиеш, чөнки без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне яхшырак ныгыту өчен, балалар өчен «Яшел ут» викторинасы үткәрелде.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев