Мәмәтхуҗада күпбалалы гаиләне Яңа ел белән котладылар
Яңа ел - елның иң тылсымлы бәйрәме, ул теләкләрне тормышка ашыру вакыты, безнең һәрберебез – олыбыз һәм кечебез, могҗизага һәм тылсымга ышана.
Иске Яңа ел алдыннан, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Һәр йортка яңа ел» акциясенә кушылдылар. Алар бәйрәмне бер үзе дүрт бала тәрбияләүче Хәйруллина Светлананың гаиләсенә бүләк иттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләне Яңа ел белән котладылар, балаларга татлы бүләкләр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Балалар үз чиратларында рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр.
Бу көн балаларга бик күп шатлык һәм җылылык китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев