Мәмәтхуҗада «Космоска барыбызга да ишек ачык!» чарасы узды
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия космонавтикасы көненә багышланган танып белү программасы үткәрделәр.
Ул «Космоска барыбызга да ишек ачык!» дип аталып, мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова тарафыннан үткәрелде. Чараны оештыручы балаларга 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр "Восток" космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның очуын сөйләде. Балаларны космонавтика көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштырды.
Балалар «Космос» төшенчәсенең нәрсә аңлатканын белделәр, шулай ук: космоска очу хыялын тормышка ашырган кешеләр белән таныштылар, космонавт нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләделәр, планеталарның исемнәрен искә төшерделәр һәм планетабызның ясалма иярченнәре турында белделәр.
Чара азагында балалар космос турында рәсемнәр ясадылар. Танып-белү программасы укучыларда зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев