Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада юл йөрү кагыйдәләре буенча уен программасы үткәрделәр

Ел саен Россия юлларында өлкәннәр һәм балалар һәлак була, инвалидка әйләнә. Һәлак булучылар арасында балигъ булмаган балалар да бар.

Күпчелек аварияләрнең сәбәбе - машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Балаларның кануннарга буйсынучы җәяүлеләр булсын өчен, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән ешрак таныштырырга һәм әлеге кагыйдәләрне үтәргә өйрәтергә кирәк. 

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен программасы узды. Чараның максаты юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүленең һәм машина йөртүченең кагыйдәләргә буйсынуын, игътибарын һәм күзәтүчәнлеген арттыру.

Чара барышында балалар белән “Күңелле трамвай”, “Рөхсәт ителә - тыела” дигән уеннар үткәрелде, шулай ук балалар зур теләк белән төрле эстафеталарда катнаштылар. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытыр өчен, балалар өчен «Светофорның өч төсе» викторинасы үткәрелде. Балалар уеннарда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алган белемнәрен кулланырга өйрәнделәр. Уен программасы бик кызыклы узды, балалар барлык уеннарда да теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев