Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада иң яхшы балык тотучыны билгеләделәр

Җәй – елның иң матур фасылы. Җәй көне елгалар су коенырга, табигать кочагында ял итәргә яки балык тотарга чакыра.

Балыкчылар көне ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә, чөнки балык тоту традицион рәвештә кешенең иң массакүләм кызыксынган чарасы санала. 

Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкчылар көненә багышланган уен программасы оештырдылар. Анда иң яхшы һәм иң күп балык тотучыга ярышлар үткәрделәр. Катнашучылар үзләренә уңайлы урыннар сайлап, берьюлы кармакларын салдылар һәм түземсезлек белән балык чирткәнен көтә башладылар. Балалар  балык тотуда ярыштылар, викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, балыкчылык турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чара азагында иң уңышлы балыкчыны ачыкладылар. Яхшы балык тотулары өчен алар призлар белән бүләкләнде, ә чарада катнашучыларның барысы да татлы ризыклар алды. Күл буенда һәрбер теләгән кеше балык тотуда осталыгын күрсәтә алды. Чара күңелле һәм актив узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев