Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада Яңа ел бал-маскарады үтте

Барлык кешеләр өчен дә Яңа ел - иң яраткан бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле бәйрәм дип атыйлар. Кешеләр Яңа елдан могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтә. Бу бәйрәм һәрвакыт шатлыклы мәшәкатьләр белән үрелеп бара.

Авыл халкы һәм кунаклары өчен Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында «Яңа елның тылсымлы очкыннары» дип аталган бал-маскарад узды.

Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина авыл халкын Яңа ел алды бәйрәме рухына этәрде, аларга әкияти мөхит һәм бик күп позитив минутлар бүләк итте.

Мира Хәйруллина тамашачылары өчен яңа ел шигырьләрен һәм дәртле биюен башкарды, авылның кечкенә йолдызы авылдашларына елмаюлар диңгезе бүләк итте. 

Яңа ел залында Алевтина Саттарова, Татьяна Никитина, Нина Вакурова һәм Фәридә Әхмәдиева башкаруында халык күңеленә хуш килгән дәртле, моңлы җырлар яңгырады.

Татар телендәге җырларны Венера Камалетдинова һәм Динә Мөхәммәтҗанова искиткеч итеп башкардылар һәм аларны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар.

Өлкәннәр һәм балалар барысы бергә Кыш бабайны һәм Кар кызын көтеп алдылар, аларны Кирилл Никитушкин һәм Ләйлә Сибгатова башкарды. Алар якынлашып килүче ел белән котладылар, һәрберсенә сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар теләделәр.

Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев