Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада гомер тантанасы

5 нче сентябрь көнне Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм Мәмәтхуҗа мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Галеева Фатыйма Хәбибулла кызын 85 яшьлек юбилее белән котладылар, аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, яхшы кәеф, озын, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Галиева Фатыйма Хәбибулла кызы Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында 1938 нче елның 5 нче сентябрендә туган. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәндә аңа өч яшь була, әнисе ике бала белән ирен сугышка озата.  Аларга  бәхет елмая, сугыштан әтиләре исән кайта. Гаиләдә тагын ике сеңлесе һәм энесе туа.    

Җиденче сыйныфны тәмамлау белән Фатыйма  фермага эшкә урнаша. Аны сарык фермасында бригадир итеп билгелиләр. 21 яшендә ул инде «Авыл хуҗалыгының социалистик ярышы отличнигы» значогы белән бүләкләнә. 22 яшендә үз авылдашына  кияүгә чыга, өч малай табып үстерә.

Озак еллар фермада сыер савучы булып эшләп пенсиягә чыга. Тырыш хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, бик күп рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар. Ире 1997 нче елда үлеп китә. Хәзерге вакытта Фатыйма Хәбибулла кызы Татар Мәмәтхуҗасы авылында ялгызы яши, ләкин аның бертуган энесе һәм апасы янәшә  яшиләр, улы да ерак түгел, күрше авылда гына. Фатыйма апа беркайчан да ялгыз түгел, аның кунакчыл йорты һәрвакыт туган кешеләре белән гөрләп тора.  

Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.

Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер гомер еллары   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев