Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада Дуслык көне үтте

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Татарстанда җәй” республика проекты кысаларында спорт мәйданчыгында балалар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Нык дуслык сынмаячак» уен программасы үткәрделәр.

Башта балалар мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова белән дуслык төшенчәсе турында, аның һәр кешенең тормышында нинди роль уйнавы, кемнәрне дус дип саныйбыз, чын дус нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Дуслыкның олыларга да, балаларга да тормыш шартларында кирәклеген ачыкладылар.

Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Без бер зур гаилә» девизы астында футбол матчы оештырдылар. Футбол ярышларында катнашып, балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды, шулай ук үзләрен зур спорт гаиләсенең бер өлеше итеп тойдылар. Балалар тизлектә, җитезлектә һәм көндәш капкасына туп кертә белүдә ярыштылар. Бу чара чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде, балаларны һәм өлкәннәрне дуслык һәм ярышларның шатлыклы атмосферасында берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев