Мәмәтхуҗада десантчылар көненә багышланган чара узды
2 августта безнең илебездә Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтте. Ватанны саклаучылар елы һәм хәрби-патриотик тәрбия кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында танып-белү сәгате узды.
Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга СССРда һава-десант гаскәрләренең 1930 елның августында оештырылуы турында сөйләде. Нәкъ менә шул вакытта Кызыл Армия хәрбиләренең беренче массакүләм парашюттан сикерүе була. Бүген бу дата кыюлык, каһарманлык һәм теләсә нинди шартларда Ватанны сакларга әзерлек символына әверелде. Бу үз Ватанының чын патриотлары – Һава-десант гаскәрләре бәйрәме. Алар Ватаныбызны саклап, иң кайнар нокталарны һәрвакыт куркусыз штурмлыйлар, зәңгәр күк йөзен кочаклаган кешеләр.
Чара барышында Псковның 76 нчы десант-штурм дивизиясе, 104 нче полкының легендар 6 нчы ротасының батырлыгын искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев