Мәмәтхуҗада Чернобыль фаҗигасен искә төшерделәр
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре радиация аварияләрен һәм һәлакәтләрне бетерүдә катнашучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары белән «Чернобыль – ул безнең йөрәк ярасы» дигән әңгәмә үткәрделәр. Чернобыль авариясе миллионлаган кешенең язмышына кагылган фаҗига.
Чара барышында авыл мәдәният йорты мөдире Алевтина Саттарова 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында һәлакәт – авария булуы турында сөйләде. Бөтен ил һәлакәткә бер тере организм кебек җавап бирде. Илебезнең һәр почмагыннан авария нәтиҗәләрен бетерү өчен кешеләр килә башлады. Чарада әйләнә-тирәбездәге дөньяның нинди нәзберек булуы, Чернобыль фаҗигасе, һәлакәтне бетерүче кешеләрнең батырлыгы, бүгенге көндә Чернобыль һәм Припятьнең яшәеше, бу һәлакәттән соң кешелек үзе өчен нинди нәтиҗәләр чыгаруы турында фикер алыштылар.
Ул еллардагы вакыйгаларга әйләнеп кайту, чит кешенең фаҗигасен, чит кешенең йөрәк ярасын үзеңнеке итеп кабул итәргә өйрәнү, тирә-юньдә барган бар нәрсә өчен җаваплылык тәрбияләү - әлеге чараның максаты иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев