Мәмәтхуҗада борынгы көнкүреш әйберләре күргәзмәсе эшли
Безнең тирәдә бик күп яңа, кызыклы әсбаплар, җиһазлар һәм әйберләр барлыкка килә. Кайберләре заманчаракка әйләнә, икенчеләре онытыла, искерә һәм музей экспонатларына әверелә.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күргәзмә оештырдылар. Анда безнең көннәрдә кулланылмый торган, әмма кешеләр тарафыннан сакланган һәм мәдәният йортына тапшырылган борынгы әйберләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителде.
Бу көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бердәм фольклор көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре балаларны борынгы көнкүреш әйберләре, ата-бабаларыбызның эш кораллары, халык киемнәре белән таныштырдылар. Совет заманының әйберләре тарихы белән танышу да кызыклы булды.
Экспозицияләрдә көнкүреш әйберләре: сөлгеләр, каен тузыннан тартма, май кату әсбабы, керосин лампасы һәм башкалар бар. Күргәзмәдән соң, балалар искене яңа алыштыра, әмма аларны белергә һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Борынгы әйберләр яхшылык белән сугарылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев