Мәмәтхуҗада балаларга имин җәйге каникуллар теләделәр
Җәй - ул искиткеч вакыт, күңелле һәм шатлыклы чор, ул вакытта балалар күп вакытларын өйдә, урамда, яшьтәшләре белән үткәрәләр. Җәй күңелсез нәтиҗәләрсез узсын өчен, һәр бала ял вакытында куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен белергә тиеш.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина балалар белән җәйге каникул вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында бердәм фикер алыштылар һәм велосипедта яки роликларда йөргәндә барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч хәлләрне; җәмәгать урыннарында һәм бала өйдә ялгыз булганда үз-үзен тотышын; янгын куркынычсызлыгы һәм электр приборлары белән эш итү; урамда һәм суда шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен тикшерделәр. Бөҗәк тешләүләреннән ничек сакланырга икәнен ачыкладылар.
Танып-белү сәгате азагында балаларга бәхетле һәм күңелле, имин җәйге каникуллар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев