Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада бәйрәм митингы узды

Ел саен 23 февральдә без туган җиребезне саклаган һәм яклаячак барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйбыз. Ватанны саклаучылар булу нәкъ менә аларга йөкләнә бит. Татарстан Рәисе 2026 елны хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте, бу календарь датасы гына түгел, ә Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт.

23 февральдә Ватанны саклаучылар көнендә, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды. Митингка авыл җирлегенең Башкарма комитеты, авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре җыелды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Чарада катнашучылар төрле сугышлар һәм бәрелешләр вакытында Ватаныбызны саклаган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Без гражданлык бурычын намус белән үтәүче якташларыбыз өчен горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев