Мәмәтхуҗада авыл хуҗалыгы ветераннарын котладылар
Юбилей – һәрбер кешенең тормышында үзенчәлекле дата. Олы яшьтәге кеше өчен якыннарнының котлаулары, матур бүләкләр, истәлекләр белән уртаклашу аеруча мөһим һәм тантаналы була.
Безнең районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен-юбилярларын котлау күркәм традициягә әверелде. Бу игелекле эштә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин да актив катнаша.
Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында яшәүче Рәфкат Хәйрулла улы Саттаров 28 февральдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәфкат Хәйрулла улы хатыны белән ике бала үстереп, бөтен эшчәнлеген «Красный Дол» совхозы терлекчелегенә багышлаган.
Шушы көннәрдә Зәйдуллина Мөршидә Җамалетдин кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде, ул 1940 елның 10 февралендә Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында туган. Яшьтән үк колхозга төрле эшләрдә эшли башлаган, кияүгә чыккан, ире белән бергә балалар үстергән һәм гомере буе «Красный Дол» совхозында сыер савучы булып эшләгән.
Юбилярларны Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин, Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова котладылар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
“Һәрвакыт яхшы кәефтә, күтәренке күңелдә һәм зирәк акылда булыгыз. Сезгә күп еллар, бик күп могҗизалы мизгелләр, якыннарыгыздан һәм туганнарыгыздан бүләкләр алып һәм җылы сүзләр генә ишетеп яшәгез. Сезгә һәр көнне шатланып, елмаеп һәм яхшы кәеф белән каршы алуыгызны, ныклы сәламәтлек һәм иминлек, якыннарыгызның аңлавын һәм ныклы мәхәббәтен, муллык һәм озын гомер телибез” , - дип теләкләрен җиткерде Рәшит Галимҗан улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев