Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада авыл хуҗалыгы көне авылдашларын бәйрәм белән котладылар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне - биләгән вазыйфаларына карамастан, авыл хуҗалыгына һәм эшкәртү сәнәгатенә катнашы булган хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.

«Сибгатов Р.Г.» хуҗалыгы Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә урнашкан. Аның башлыгы - Роберт Габделбәр улы Сибгатов. Ул Татар Мәмәтхуҗасы авылында туган. Роберт Габделбәр улының ныклы тормыш позициясе бар – үз гаиләсенең иминлеген тәэмин итү, шулай ук үз авылының үсешенә актив ярдәм итү.

Сибгатовлар гаиләсе туган авылында гына түгел, районда, республикада да абруй казанган. Республика һәм район ярдәме белән 2012 елда Роберт Габдулбәр улы гаилә-сөтчелек фермасын ачып җибәрә. Ә барлык башлангычларда төп ярдәм булып аның тормыш иптәше Әлфия тора. «Сибгатов Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы Югары Ослан базарында авыл сөтен төп сатучыларның берсе. Район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар Әлфиядән бик теләп продукция сатып алалар, моның өчен алар аңа рәхмәтле. Роберт белән Әлфия үз чиратларында кечкенәдән үк хезмәтнең, матди байлыкның бәясен, кадерен белгән һәм әти-әниләренә һәрбер эштә ярдәм иткән ике сөйкемле кыз бала тәрбиялиләр. Әлеге матур бәйрәм көнне аларның гаиләсен котлыйсы, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телисе килә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев