Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗа мәдәният йортында “Туган як” фотокүргәзмәсе оештырылды

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Мәмәтхуҗа авылы фоторәсемнәре төшерелгән стенд янында туган якны өйрәнү дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Безнең һәрберебезнең кечкенә Ватаныбыз бар - ул туган, үскән җиребез, анда безне укыткан мәктәбебез, аннан  безне зур тормыш юлына озатканнар, анда хәтфә яшел үлән, иң зәңгәр күк, иң ягымлы кояш, туган якка гел күңел тарта, анда безне һәрвакыт көтеп торалар.

Балалар Мәмәтхуҗа авылының тарихын, авыл җирлегенең исеме белән бәйле риваятьләрне белделәр, балалар «Ватан» сүзе астында үзләренең нәрсә аңлаулары турында фикер алыштылар, илебез турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне һәм җырларны искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. 

Ал чәчәкле туган җиребез
Гөл чәчәкле туган җиребез.
Җир шарында кояш булып
Балкый безнеӊ туган җиребез.

Якындагы урманда
Шаулап үсә пар каен.
Чәчәк ата туган җирем
Матурлана көн саен.

Нинди матур минем туган җирем
Җир шарында тиӊдәш юк аӊа.
Киӊ кырларда үсә мул игеннәр
Авылымны уратып алган зур күл.

Авылымның матурлыгын
Сөйләп түгел, җырлап бирәм,
Чөнки туган авылымны сезнеӊ кебек,
Чын күӊелдән өзлеп сөям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев