Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Макылда терактка каршы торырга өйрәнделәр

Макылда “Сак булыгыз, теракт корбан булмагыз!» дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.

Безнең көннәрдә экстремизмны, террорчылыкны һәм халык арасында таралган мошенниклыкны кисәтү һәм аңа каршы тору эше зур әһәмияткә ия.

Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова укучылар өчен «Ничек теракт корбаны булмаска» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Катнашучылар террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм тоткынлыкка алу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, телефон терроризмы дигән төшенчә белән таныштылар, мисаллар китерделәр.

Очрашу азагында барлык катнашучыларга ашыгыч телефоннар белән мәгълүмат булган белешмәләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев