Макылда сугыш турында кычкырып уку акциясе уздырдылар
Патриотик сәгать «Батырлыкның бөеклеге сугыш алга киткән саен яктырак яна» дип аталды.
Ул «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясе кысаларында узды.
Хәзерге заман балалары һәм яшүсмерләре өчен Бөек Ватан сугышы - ул ерак тарих. Буыннар хәтерен саклауда сугыш турындагы әдәбият тарихи аңны һәм патриотизм хисен формалаштыручы чыганакларның берсе булып кала. Макыл авыл китапханәләре дә акциягә кушылды. Акциянең идеясе элеккечә - 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга сугышның иң якты эпизодлары турындагы әсәрләрне кычкырып уку. Кычкырып уку өчен сугыш, батырлык, Җиңү һәм сугыштан соңгы тыныч тормыш турында балалар шигырьләре сайланды.
Чара ахырында барлык катнашучылар да сугыш һәм тынычлык турында җырлар җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев