Макыл китапханәчеләре урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Ватаныбыз буйлап рәхимсез, куркыныч сугыш атлый” дигән патриотик сәгать үткәрделәр.
Балалар Сталинград сугышында катнашучыларның батырлыклары турында белделәр. Чара барышында китапханәчеләр Сталинград сугышының төп этаплары турында гына түгел, ә совет солдатларының сугыш кырында үзләрен аямыйча илебезне яклаулары һәм саклаулары турында сөйләделәр. Якташлары Гыймадиев Хәлил Хәйретдин улының, Хисамов Фәйзрахман Фәсхетдин улының Сталинград сугышында катнашуларын, ә Ф.Ф.Хисамовның каты сугышларның берсендә батырларча һәлак булуы турында кызыксыну белән тыңладылар..
Дөньяны тетрәндергән 200 көн барган «Сталинград сугышы» турында мультимедияле презентациясе ярдәмендә катнашучылар сугыш чорын күңелләреннән кичерделәр, балалар күз алдына Сталинград фронтының авыр сугыш күренешләре килеп басты.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев