Макылда шоколад хәзинәсе эзләделәр
Төрле квестларның популярлыгы көннән-көн арта бара. Балалар актив ял яраталар, алар өчен уеннан да кызыграк һәм мавыктыргычрак берни дә юк.
Бигрәк тә маҗаралы уеннар аларга аеруча кызык, әгәр дә анда хәзинә эзләргә, иң төп призны алу өчен төрле биремнәр башкарырга кирәк икән.
“Сәламәт буын - көчле ил!” инновацион проектлар республика конкурсы, сәламәт яшәү рәвеше һәм Россия Федерациясендәге Гаилә елы кысаларында Макыл авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Ольга Родионова, Наталья Махнина, Мәдинә Хисамова “Шоколад хәзинәсен эзләгәндә”- гаилә квест-уены үткәрделәр.
Хәзинәне табу өчен малайлар һәм кызларны, шулай ук аларның әти-әниләрен бик күп сынаулар көтте: комда яшерелгән биремне табу, башваткычлар һәм математик мисаллар чишү, пазллар җыю, салават күперенең төсләрен дөрес итеп урнаштыру.
Һәр биремне дөрес үтәү катнашучыларны чын җиңүгә якынайтты. Һәм менә - максат ирешелгән, хәзинәләр табылган!
Уен балаларны берләштерде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев