Макылда ял кичәсе узды
Макыл авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Кышның музыкаль почтасы» дип аталган ял кичәсе үткәрелде.
Бу программаны өлкән буында яхшы кәеф тудырырга, уңай хис-кичерешләр уятыр өчен мәдәният хезмәткәрләре әзерләде. Ял кичәсендә дәртле заманча музыка, шулай ук Совет эстрадасының иң яхшы әсәрләре яңгырады. Катнашучылар өчен төрле мавыктыргыч һәм кызыклы конкурслар әзерләнде: “фанера юк”, дөнья халыклары биюләрен биергә, жирәбә буенча эләккән биремнәрне үтәргә. Теләге булган һәркем төрле бию жанрларын башкаруда үзенең сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтте.
Бию хитлары килүчеләрне шатландырды, алар яхшы ял итә һәм дуслары белән вакытны күңелле үткәрә алдылар. Яраткан музыка, күңелле атмосфера - шәп кәеф нигезе. Барысына да биюләр һәм күңел ачу бик ошады. Катнашучылар вакытның тиз үткәнен дә сизми калдылар һәм оештыручылырга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев