Макылда «Дүрт еллык Хәтер юлы» чарасы узды
Хәтер һәм кайгы көне - барлык россиялеләр өчен үзенчәлекле дата.
84 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, фашистлар Алманиясе Советлар Союзына һөҗүм итә, ил тарихында иң канкойгыч сугыш башлана. Сугышларда, концлагерьларда, оккупацияләнгән территорияләрдә, блокадалы Ленинградта 26 миллионнан артык кеше һәлак булган.
Әлеге истәлекле дата алдыннан, "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында, Макылы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында «Дүрт еллык хәтер юлы» дип аталган Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Ватаныбыз өчен көрәштә һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтергә Макыл мәктәбе укучылары һәм педагоглары, мәдәният хезмәткәрләре, Рус Макылы авылының Яшүсмерләр клубы белгечләре, битараф булмаган авыл халкы җыелды.
Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова, мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Альбина Нигъмәтуллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре халык алдында кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар ул дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм мәңгелек истәлек символы буларак мемориалга чәчәкләр салдылар. Шулай ук "Хәтер шәме"акциясендә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев