Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Макылда Донбасс фәрештәләрен искә алдылар

27 июль көнне бик иртә тормышлары өзелгәннәр балаларны искә алалар. Ул балалар беркайчан да парта артына утырмаячаклар, яланаяк үлән өстеннән йөгереп йөрмәячәкләр һәм әниләрен кочакламаячаклар.

Алар Донбасс балалары. Аларның исемнәре Донецкта фәрештәләр аллеясы гранитына уеп язылган. Алар шулкадәр күп ки, йөрәк авыртудан кысыла. Сабыйлар бары тик яшәргә, дус булырга һәм хыялланырга теләгәннәр, әмма фаҗига бу хокукны алардан рәхимсез рәвештә тартып алган. Бу фаҗиганең символы булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм уенчыклар тора. Кешеләр һәр кечкенә фәрештәне хәтерли, иң кадерлесен югалткан туганнары белән бергә кайгыра.

А.П.Исаев исемендәге Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Хәтер сәгате - Донбасс фәрештәләре» исемле чарада катнаштылар. Әлеге чара Макыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Рус Макылы Яшьләр клубы белгечләре җитәкчелегендә авылның балалар мәйданчыгында узды. Чарада катнашучылар Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләр вакытында 200 дән артык гаепсез төрле яшьтәге балаларның һәлак булуын белделәр. Шулай ук бу гамәлләр нәтиҗәсендә күп балаларның ата-аналарын югалтуларын, ятим калуларын белделәр. Алар истәлегенә Донецк шәһәрендә 2015 елда  "Фәрештәләр Аллеясы" мемориаль һәйкәле ачылды.

Кечкенә фәрештәләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм рәхимсез рәвештә йолкып алганнарны искә алу өчен шәмнәр кабыздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев