Макылда батырлыкка, кыюлыкка багышланган кичә узды
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Көч, батырлык, кыюлык» дигән патриотик кичә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында балалар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Махнина белән Кораллы Көчләрдә хезмәт итү, хәрби бурыч, хәрби хезмәткә чакырылучының хокуклары һәм бурычлары, контракт буенча хезмәт итү турында сөйләштеләр. Ул балаларга ата-бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы каһарманнары булган якташларыбызның батырлыкларын искә төшерде һәм булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларга аларның истәлегенә лаеклы булуларын теләде.
Чара ахырында егетләр үзләре билгеләп үткәнчә, армиядә хезмәт итү кешедә батырлык, дисциплина һәм җаваплылык формалаштыра, шулай ук үзеңнең иң яхшы версияңә әверелергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, бу көннәрдә йөрәге кушуы буенча хәрби бурычын үтәүчеләргә халык ярдәме бик кирәк, дип билгеләп үттеләр.
Кичә мәгълүмати-иллюстрацияләр "Без нәрсә өчен көрәшәбез? Тынычлык өчен! Дөреслек өчен! Үзебезнекеләр өчен!”, “Контракт буенча хезмәт ит" журналы белән тулыландырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев