Макылда балаларга дару үләннәре турында сөйләделәр
Кеше табигатьнең үсемлекләр дөньясы белән шулкадәр туганлашкан ки, үсемлекләрнең үзләрендә ничә һәм нинди серләр саклавы кайчак уйланылмый да. Ә бит иң кечкенә үсемлектә дә кеше авыруларын дәваларга ярдәм итүче зур көч яшеренгән.
Макыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны участогында "Сәламәтлек келәте" дигән дару үләннәре турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар дару үсемлекләренең шифалы үзлекләре, аларның төрлелеге, җыю, киптерү, саклау һәм куллануның кайбер кагыйдәләре белән таныштылар. Анда кешеләрнең якын тирәлегендә үсә торган дару үсемлекләренең үзлекләре - тузганак, кычыткан, бака үләне, һындыба турында сөйләнде. Балалар үзләре белгән халык чаралары, үләннәрдән ясалган эчемлекләр һәм төнәтмәләр белән дәвалануга мисаллар китерделәр.
Әңгәмә ахырында дару үсемлекләрен куллану мәсьәләсенә җаваплы карарга, табиб белән киңәшләшкәннән соң гына аларны кулланырга кирәклеге әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев