Макылда балалар «Күңелле светофор»да катнашты
5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелде һәм бу юлларда куркынычсыз тәртип турында яңалыкларны белү һәм белемнәрне ныгыту өчен бик яхшы сәбәп.
Макыл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова белән берлектә, “Күңелле светофор”- эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Оештыручылар белән бергә, светофорның ни өчен кирәк булуын һәм аның төсләре нәрсә аңлатуын искә төшерделәр, төрле юл билгеләре белән таныштылар һәм "Кызыл, сары, яшел", "Рөхсәт ителә-рөхсәт ителми" уенында катнаштылар, "Юл билгеләре иленә сәяхәт" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Аннары балалар төрле әсбаплардан һәм төсле кәгазьдән «Күңелле светофор» эшләнмәләрен ясауга керештеләр. Балалар кирәкле инструментларны һәм материалларны файдаланып, үз куллары белән бик матур итеп эшләнмәләрне башкардылар.
Чара «Минем дустым светофор» мультипликацион фильмын карау белән тулыландырылды. Мультфильмдагы акыллы фил җәнлек балаларына урамда үзеңне ничек тотарга, урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев