Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макылда “Әгәр син бу трендны беләсең икән, бие» чарасы узды

Балалар дискотекасы - ул күңел ачу һәм кәефне күтәрүче шөгыль. Ул аларның күңелләрендә шатлык хисләре тудыра.

"Сәламәт буын - көчле ил!" инновацион проектлар һәм сәламәт яшәү рәвеше республика конкурсы кысаларында Макыл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен популяр бию челленджы үткәрделәр  - «Әгәр син бу трендны беләсең икән, бие». Башта балалар төрле бию хәрәкәтләрен искә төшерделәр, заманча биюче башкаручыларны искә алдылар һәм заманча бию трендларының хәрәкәтен кабатладылар, ә финалда баттлда катнаштылар. 

Бу замана яшьләренең яңа мавыгуы балаларга бик ошый. Биредә балалар үзләренең бию осталыкларын күрсәтә алдылар, көлкеле хәрәкәтләр ясап уйнадылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр. Болар барысы да бу чара трендында иде. Биегез! Бию ул - хәрәкәт, ә хәрәкәт - тормыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев