Макыл урта мәктәбендә Россия Герое Газинур Хәйруллин белән очрашу узды
Мәктәп горур рәвештә якташыбыз Советлар Союзы Герое А.П.Исаев исемен йөртә. Ватанны саклаучылар батырлыгының дәвамы булып – МХО зонасында безнең якташларыбыз күрсәткән батырлыклар тора.
Залда утыручылар арасында МХО геройларының балалары, оныклары, туганнары. Шуңа күрә очрашуда сүз бүгенге Геройлар турында да барды. Газинур Хәйруллинның сүзләре бүгенге көннең девизы кебек яңгырады:
- Бүген безне, безнең илебезне яклаган кеше - минем өчен чын герой!
Россия героен балалар һәм укытучылар да кызыксынып тыңладылар. Аңа бик күп сораулар бирделәр. Очрашу алдыннан балалар "Кандагар" фильмын карадылар.
Ә хәзергә кадәр МХО сугышчысы - әтисенең язмышын белмәгән Динар Рәхимҗанов, Герой янына чыгып кулын кысты. Бу - очучының батырлыгына соклану, горурлык һәм яшь буынның Геройларга хөрмәте.
"Хәтер намусы" эзләү отряды әгъзалары, кунаклар белән бергә, Советлар Союзы Герое А.П.Исаевның һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар. Мондый очрашулар эзсез узмый. Ә инде хәзерге малайлар һәм кызлар олыгайгач, Герой белән төшкән фотоларны үз балаларына, оныкларына горурлык хисләре белән күрсәтәчәкләр.
Хәтер ул мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев