Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Макыл укучылары “Кар десанты» акциясенә кушылды

Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм яшь армиячеләр отряд җитәкчесе Виталий Першин җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янын кардан чистарттылар.

Мәктәп укучылары уку елы дәвамында һәйкәл территориясен намус белән карап торалар. Алар кирәкле инвентарь белән коралланып, январь аенда көчле кар явулардан соң һәйкәл янындагы территорияне чистарттылар. Барысы да зур рухи күтәренкелек белән хезмәт куйдылар. Эш җиңелләрдән булмады, ә үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү балаларга күңелле булды. Хәзер һәлак булган сугышчыларга һәйкәл территориясе авыл халкын сөендерә.

 Истәлекле урынны төзекләндерү - киләчәктә тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен корбан иткән кешеләргә хөрмәт белдерү өчен башкарылган эшләрнең бик аз өлеше ул. Һәм безнең төп бурыч - бу хәтерне еллар аша мөмкин кадәр озаграк саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев