Макыл мәктәбе укучысы республика конкурсында җиңү яулады
Казанда Гаилә елына багышланган «Әниемнең җылы кочагы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Чараны оештыручы һәм гамәлгә куючы - Бөтендөнья конгрессының оештыру комитеты.
Конкурсның төп бурычлары - татар гаиләсендә әнинең тоткан роле хакында сөйләү, күрсәтү; хатын-кызның төп бурычы — ана булу, балалар тәрбияләү, гаилә учагын саклаучы икәнлеген искәртү; балалар арасында әнинең иң кадерле кеше икәнлеген, аңа карата хөрмәт, ихтирам булырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау; татар гаиләсенең борынгыдан килгән нигезен барлау.
Макыл урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Холов Мөхәммәт (укытучысы Гордеева М.М.) әлеге конкурста җиңүче булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Денис Шакиров кулыннан диплом алды.
Мөхәммәтне һәм аның укытучысын әлеге мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз! Талантлы кечкенә укучыга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев