Макыл балалары МХОда катнашучыларга душ әзерләделәр
Макыл авылында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясе узды. Ватанны төрлечә сакларга мөмкин - тылда да, алгы сызыкта да.
Моны мәктәп каршындагы хезмәт лагерена йөрүче Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Исаев исемендәге Макыл мәктәбе укучылары исбатлады. Балалар тәрбияче педагоглар белән бергә Макыл китапханәләре мөдире Н.Першина һәм М.Хисамова тәкъдименә актив рәвештә кушылдылар һәм “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясендә катнаштылар. Барысы бергә "Армия душы"- шәхси гигиена пакетларын ясадылар.
Китапханәчеләр эш башланыр алдыннан балаларны «Туган ил сагында басып торучы солдат» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Аннан безгә йөрәк чакыруы буенча МХОга - Ватаныбызны саклап калу зонасына киткән егетләрнең шат йөзләре карап тора.
Аннары акциядә катнашучылар әзер материал белән ничек эшләргә кирәклеге турында инструкция тыңлап киттеләр һәм эшкә тотындылар. Дустанә хезмәт һәм тырыш эш нәтиҗәсендә 400 пакет барлыкка килде. Оештыручылар барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәләр һәм һәрвакыт шулай ярдәмчел, актив тормыш позицияле булырга һәм киләчәккә ышанырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев