Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Макыл балалары бер көннәрен Россиягә багышладылар

Макыл урта мәктәбенең «Киләчәк иле» мәктәп яны лагеренда Россия көнен билгеләп үттеләр.

Россия көнендә мәктәп яны лагеренда балаларны һәм өлкәннәрне Ватанга мәхәббәт белән берләштергән мавыктыргыч чаралар оештырылды.

Әлеге көн бай һәм кызыклы үтте. Иртәне Россия Федерациясе Гимнын башкарудан һәм дәртләндергеч зарядкадан башладылар. Аннан соң тәрбия буенча директор киңәшчесе А.Р.Нигъмәтулина җитәкчелегендә «Россия көне» темасына мавыктыргыч квиз - викторина узды. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, яши торган бөек илебез турындагы фикерләре һәм хисләре белән уртаклаштылар.

Бердәм мәктәп командасына авылның китапханә мөдирләре дә кушылды. Алар балалар өчен рус язучыларының китаплары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт һәм Россия көненә әңгәмә уздырдылар. Укучылар Ватаныбыз турында бик күп яңалыклар белделәр.

Лагерьда тәрбияләнүчеләр "Россия символлары", "Бергәләп укыйбыз: Россия турында юллар", "Россия һәр почмакта "акцияләренә кушылдылар.

Бу көн балаларга онытылмаслык тәэсирләр, белем һәм патриотлык хисе бүләк итте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев