Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макыл авылыннан Зилә Әзмөханова яшь пешекчеләр бәйгесенең Гран-при иясе булды

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, кичә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара яшь пешекчеләр конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узган тантанада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та катнашты.  

Тантана башланыр алдыннан кунакларга Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов мөрәҗәгать итте, ул ассызыклаганча, хәзерге заман кадрлар кытлыгы шартларында мондый конкурслар пешекче һөнәрен популярлаштырырга мөмкинлек бирә. 

 Быел конкурс алтынчы тапкыр узды һәм халыкара конкурска әйләнде, анда Казахстаннан яшь пешекчеләр катнашты. Финалда жюри хөкеменә үз ризыкларын тәкъдим иткән сигез конкурсант очрашты. Атаклы башкала рестораннарының шеф-поварлары аларның зәвыгын, ризыкны тәкъдим итү һәм эстетикасын бәяләделәр. 

"Барлык финалистлар - су-шеф позициясенә әзер кадрлар. Күрәсең, аларның җитәкчелек тәҗрибәсе бар, алар гади поварлар гына түгел, ә зур профессионаллар. Бездә алар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар, без алар белән бергә эшли алабыз, без хәтта кайберләрен стажировкага да алдык. Алар бик талантлы», - дип сөйләде жюри әгъзаларының берсе, бер Казан рестораннарының шеф-повары Рөстәм Рәхимов. 

Финалистларның һәркайсы төрле номинацияләрдә бүләкләнде, ә конкурс Гран-приен Югары Ослан районында туып-үскән 21 яшьлек Макыл кызы Зилә Әзмөханова алды.

Зилә жюри хөкеменә җир грушасы, борай, караҗимеш кремы, нарат күркәләреннән соус белән ат калжасы тәкъдим итте.

"Мин Гран-прига лаек булырмын дип көтмәгән идем. Мин остазыма рәхмәтлемен. Дөресен генә әйткәндә, мин андый дәрәҗәгә ирешермен дип уйламаган идем, бары катнашырга гына теләгән идем", - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Зилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев