Мәктәп балалары игелек ярминкәсендә катнаштылар
Югары Ослан урта мәктәбе ТР Яшьләр министрлыгы грантын гамәлгә ашыруда яшьләр клубының партнеры булып тора һәм күп кенә чараларны алар бергәләп үткәрәләр.
Узган шимбәдә башлангыч сыйныф укучылары арасында игелек ярминкәсе узды. Анда балалар үзләре генә түгел, ата-аналар, педагоглар һәм ветераннар оешмасы вәкилләре дә катнашты.
Балалар бик тырышып, әлеге вакыйгага әзерләнделәр. Ә һава торышы аларга бу игелекле эшләрендә ярдәм итте, көн кояшлы һәм җылы булды.
Ә дүшәмбе көнне ярминкәдә товар сатудан җыелган акчалар Югары Ослан волонтерлар үзәгенә тапшырылды. Сумма 22100 сум тәшкил итте.
Ярминкәдән кергән акчага волонтерлар 16 меңнән артык коры душка заказ бирделәр. Калган суммага маскировка челтәрләре өчен нигезләр һәм тукымалар заказ ителә дип көтелә.
Чараны оештыручылар әлеге акциядә катнашкан һәм МХОда булган ир-егетләргә ярдәм иткән балаларга рәхмәтләрен белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев