«Мәдәниятләр диалогы» музеенда фән көнен билгеләп үттеләр
Россия фәне көнен бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеенда әлеге мөһим вакыйгага багышланган музей дәресе үткәрелде.
Россия фәне көне ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә һәм Россия галимнәренең казанышларын, аларның фәннең төрле өлкәләренә керткән өлешләрен тану көне булып тора.
Чарада «Разноцветный мир» клубы балалары бәйрәмнең тарихы һәм Россиядә фәнне үстерү юллары турында белделәр. Музей җитәкчесе Анжелика Решетова Россия фәненә зур өлеш керткән бөек галимнәр турында сөйләде.
Балалар өчен интеллектуаль-танып белү викторинасы, шулай ук мавыктыргыч химик һәм физик тәҗрибәләр үткәрелде.
Чара традиция буенча бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев