Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәдәният өлкәсе яңалыклары

25 мартта Йошкар-Олада үткән «Милләтләр хәзинәсе» конкурс-фестивалендә Татарстан, Мари Эль, Чувашия, Нижненовгород, Киров өлкәсе фольклор төркемнәре катнашты.

Фестиваль традицион сәнгать мәдәниятен сакларга, үстерергә һәм милли фольклорны саклау өчен чыгыш ясаучы иҗади коллективларга ярдәм итәргә тиеш.

Катнашучылар дүрт номинациядә бәяләнде: фольклор композициясе, мөнәҗәтләр, вокал һәм халык музыка коралларында уйнау.

Югары Ослан районыннан бу чарада "Иделкәй" халык төркеме, Яңа Болгардан вокал дуэт "Саф", Бакчасарай авылы мәдәният йорты мөдире Асия Файзулова, Яңа Юл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Ефимова , яшь талант Алинә Сәләхова да катнашты.

Районыбыздан катнашучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.
Аларга иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев