Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәчеләр һәм песиләр кешеләрнең дуслары

Безнең тормышыбызны яктырак, яхшырак һәм бәхетле итә торган иң матур, йомшак җан ияләренә багышланган Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта билгеләп үтелә.

Мәче - кешенең иң борынгы иярченнәреннән берсе һәм  дөнья йөзендәге барлык кешеләр дә аларны ярата, аларның мәхәббәттен күрә, шуңа да күп кенә халыклар, үз чиратында, бу иң якын йорт хайваннарын хөрмәтләүнең милли көннәрен билгеләп үтәләр. 

Вахит авыл китапханәсе дә бу бәйрәмнән читтә калмады. "Мәчеләр планетасы" - китап күргәзмәсе оештырылды, анда мәчеләр турында шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, журналлар тәкъдим ителгән. Ә күргәзмәне яшь укучыларның рәсемнәре бизәде.

Китапханә мөдире Сания Сәлимуллина балалар өчен "Песиләр һәм аларның балалары турында" исемле танып-белү сәгатен әзерләде. Балалар рәхәтләнеп үзләре укыган китаплар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, яраткан песиләре турында сөйләделәр.

Чара күңелле һәм кызык үтте. Иң мөһиме - балалар мәчеләрне рәнҗетергә ярамаганын үзләштерделәр, аларга мәхәббәт һәм кайгырту белән карарга кирәк, һәм шул вакытта мәчеләр дә аларга шулай җавап бирәчәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев