Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

М7 «Волга»– Иннополис юлында юл чишелеше төзелеше аркасында хәрәкәтне ябачаклар

Яңа транспорт чишелешен файдалануга кертү киләсе елның ноябрендә планлаштырыла.

"Волго-Вятскуправтодор" матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбедән, 10 нчы июльдән, яңа транспорт чишелеше төзелеше аркасында, "Мәскәү трассасы"ннан Иннополиска кадәр хәрәкәт ябылачак. Сүз берничә ел элек  кулланышка кертелгән федераль трассадан шәһәр ягына яңа юл  турында бара.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга башка маршруттан файдаланырга тәкъдим ителә: М7 трассасыннан 768+ 860 км га  М7 "Волга"- Введенка Бистәсе  автомобиль юлына  борылырга (Мәскәү трассасыннан Введенкага таба без күнеккән юл - ред. искәрмәсе) ", - диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. Шулай ук ведомствода транспорт чаралары йөртүчеләр өчен автомобильләр агымын көйләүче һәм җибәрүче вакытлы юл билгеләре урнаштырылачак,- дип ачыклык керттеләр.

2018 нче ел ахырында башланган яңа юл чишелешен төзү турында сөйләгәндә, бик күп эшләр башкарылганын  искә төшерергә кирәк - бу Зөя аша яңа күпер , Сулица аша күперләрне реконструкцияләү, җир өсте җәяүлеләр кичүләре төзү. Гомумән алганда, республиканың Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарын тоташтыручы 10 километрлы юл участогы реконструкцияләнәчәк.

Яңа транспорт объектының төзүчеләре һәм проектантлары фикеренчә, яңа чишелеш транспорт агымнарын бүләргә мөмкинлек бирәчәк һәм Иннополис, Казан һәм Ульяновскига тоткарлыксыз барып җитүне  тәэмин итәчәк. Объектны 2024 елның ноябрендә файдалануга кертергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев