Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр

Ватанны саклаучылар көне - безнең әтиләр, бабайлар һәм ир-егетләребез бәйрәме ул. Бу көнне, кайда хезмәт куюына, ничә яшьтә булуына карамастан, ир-атларның барысын да котлау традициясе яши, чөнки һәр ир-ат Ватанны саклаучы булып тора.

Кызыл Байрак авыл клубы мөдире авыл китапханәсе белән берлектә балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, ә аннан соң “Ватанны саклаучыга” дигән бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар, тырышлыкларын күрсәтеп, бабайларына, әтиләренә, абыйларына бүләк ителәчәк матур кул эшләрен чын күңелдән сөенеп һәм яратып башкардылар. Үз кулларың белән ясаган бүләкне, бигрәк тә якыннарыңа бүләк итү бик күңелле, ә мондый бүләкне алу икеләтә шатлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев