Кызыл Байракта Ураза бәйрәменең асылына төшенделәр
20 мартта утыз көнлек Рамазан уразасы тәмамланып, Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Кызыл Байракта «Якты Ураза бәйрәме» әхлаки сәгать үткәрелде.
Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәре Ид Әл-Фитр яки Ураза бәйрәме ислам динендә Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан башланып киткән төп бәйрәмнәрнең берсе, дип сөйләде. Изге Рамазан аенда ураза тоту әлеге бәйрәм белән тәмамлана. Мөселманнар Ураза бәйрәмен яңарыш символы дип саный. Ураза бәйрәме елына бер генә көн, әмма аны өч көн бәйрәм итәләр. Эш шунда ки, Ислам календаре буенча Ураза бәйрәмен Рамазаннан соң ук башланган Шәүвәл аеның беренче өч көнендә билгеләп үтәләр.
Чарага килүчеләр бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре, шулай ук Рамазан аенда нәрсә эшләргә яравы һәм ярамавы, мөселманнарның бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында белделәр, бәйрәм турында шигырьләр укыдылар һәм тыңладылар.

Проект кысаларында "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында Әхмәров Камил һәм Әхмәрова Мия кычкырып укулар форматында Габдулла Тукайның «Бәйрәм бүген» шигырен татар һәм рус телләрендә укыдылар. «Бәйрәм бүген» шигырен Габдулла Тукай изге мөселман бәйрәме - Ураза бәйрәмен күздә тотып язган. Бу шигырьне ул 1908 елның октябрендә яза, ул елны Ураза гаете нәкъ шул чорга туры килә. Шигырь якты, матур тормышны раслау белән сугарылган һәм бәйрәм шатлыгын, кеше белән табигатьнең бердәмлеген чагылдыра. Шагыйрь бәйрәмнең кешеләр өчен вакыйга гына түгел, ә бөтен тереклекне колачлый торган гомуми тантана булуын күрсәтә: ул көнне кояш та яктырак балкый, җил дә җырлый, дулкыннар да бер үк сүзләрне пышылдый. Чын бәхет һәм шатлык йогышлы: бәйрәм җиткәч, шатлану бөтен дөньяны колачлый. Табигать, әйтерсең лә, кеше кәефенә җавап бирә, могҗиза һәм гармония тойгысын көчәйтә. “Бәйрәм бүген" - Тукайның милли лирикасының ачык мисалы, анда гади образлар аша дөнья һәм кеше бердәмлеге турындагы тирән фикер тапшырыла. Шигырь гадәти тормышта матурлыкны күрергә һәм табигать белән бергә тормышка шатланырга өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев