Кызыл Байракта спорт чарасы узды
Үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, үстерү, наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт булдыру максатыннан Кызыл Байракта «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы! Без наркотикларга каршы!» дип аталган спорт чарасы узды.
Чара наркотикларны законсыз куллануны һәм таратуны кисәтү, наркотикларның зыяны турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен үткәрелде.
Балалар төрле спорт уеннары уйнадылар һәм күңелле эстафеталарда катнаштылар. Барысы да үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр.
Әңгәмә барышында Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре наркотик һәм башка психоактив матдәләрне куллануның һичшиксез зыяны, аларның кешенең яшәү өчен мөһим булган эчке органнарына җимергеч йогынтысы, шулай ук мондый матдәләрне куллануның һәм таратуның җаваплылыгы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.
Чара барышында балаларга мәгълүмати листовкалар һәм буклетлар таратылды, аларда наркомания проблемасының актуальлеге һәм әһәмияте, сәламәтлекне какшата торган фактор, социаль даирәләрнең тискәре йогынтысына каршы тору турында аңлатылды, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләшенде.
Шулай ук балаларга ярдәм кирәк булганда «Ышаныч телефоннары»на мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерделәр.
Чара йомгаклары буенча барлык катнашучылар да сәламәтлек – ул байлык, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм начар гадәтләрдән баш тарту - үз сәламәтлегеңә беренче адым дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев