Кызыл Байракта Санкт-Петербург буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар
Кызыл Байракта «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган чара узды.
Чара башында балалар ел саен 18 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең девизы «Тарихи ватаныбызны саклыйк» булуын белделәр. Шулай ук мондый урыннарны саклау беренче тапкыр Петр I идарә иткән елларда дәүләтнең рәсми бурычы булып киткән, шулай итеп, 1722 елда император борынгы һәйкәлләрне сакларга боерган. Ә менә билгеләп үтү традициясе 1984 елда барлыкка килгән, ЮНЕСКО каршындагы Истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Ассамблея дөньяның төрле илләрен мәдәни мирас турында кайгыртырга чакырган.
Аннары балалар 1703 елда Петр I нигез салган шәһәр буйлап виртуаль сәяхәткә киттеләр.
Санкт-Петербург - дөньяның иң гүзәл шәһәрләренең берсе, аны хаклы рәвештә Россиянең «Мәдәни башкаласы» дип саныйлар. Өч гасырдан артык вакыт эчендә биредә үз әсәрләрен Петр шәһәренә багышлаган бөек язучылар, композиторлар, скульпторлар һәм архитекторлар булып киткән. Анда бик күп музейлар, галереялар, театрлар, храмнар һәм күп санлы мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре урнашкан.
Санкт-Петербургның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия - ул балаларга аның танылган урыннарын белергә мөмкинлек биргән мавыктыргыч сәяхәт.
Укучылар аның легендар сарайлары һәм йортлары, яр буйлары һәм мәйданнары, һәйкәлләре һәм бакчалары, музейлары һәм галереяләре белән таныштылар. Шәһәрнең тарихын, архитектурасын, истәлекле урыннарын белделәр. Ә тагын балаларга шәһәрнең ничек һәм ни өчен үз исемен үзгәртүен тыңлау кызык булды.
Санкт-Петербург - бай тарихлы, бик күп истәлекле урыннар булган шәһәр, алар турында чиксез рәвештә сөйләргә мөмкин.
Мәдәният һәм аның һәйкәлләре белән танышып, балалар рухи яктан үсәләр, гади көнкүрешнең башка якларын күрә башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев