Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Салих Сәйдәшев иҗатын данладылар

8 августта Иделнең матур ярындагы Кызыл Байрак бистәсендә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган ел саен үткәрелә торган «Сәйдәшстан» музыка фестивале узды. С.Сәйдәшев данлаган җирдә ел саен бик күп кунаклар - бөек композитор иҗатын яратучылар җыела.

Чара гадәттәгечә Сәйдәшев скверында, музыка, иҗат һәм табигатьнең берләшү атмосферасы тудырылган Идел киңлекләре хозурында узды. Салих Сәйдәшевның иҗаты халыкның йөрәкләрен җылыта. Аның искиткеч якты көйләре тормыш шатлыгы, оптимизм, гүзәллек һәм игелек хисе белән тулыландыра. Фестиваль Югары Ослан районы хакимияте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр ярдәмендә оештырылды. Кичә Салих Сәйдәшев истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салудан башланды.

Чараны Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге рәисе Гөлгенә Дәүләтшина ачты. Сәламләү сүзләре белән Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Сәйдәшев чыгыш ясады, ә композиторның яшь оныкчыгы Сабина Сәйдәшева скрипкада «Наемщик» музыкаль драмасыннан әсәрне башкарды.

Фестивальдә Салих Сәйдәшев һәм татар композитор-классикларының әсәрләре баш дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендәге Галиәсгар Камал исемендәге театрның оркестры һәм Татарстанның әйдәп баручы музыкантлары һәм вокалистлары башкаруында яңгырады. Кунакларны махсус сюрприз да сөендерде: фестиваль тарихында беренче тапкыр театр оркестры белән берлектә Нolofonote проектыннан татар темасына DJ-сет узды. Бу көтелмәгән эксперимент милли классиканы һәм заманча электрон музыканы берләштерде.

Кунаклар шулай ук Салих Сәйдәшевнең Кызыл Байрак музеенда да булдылар, анда композиторның нәсел варислары алар өчен экскурсияләр үткәрделәр. Салих Сәйдәшев - чын мәгънәсендә халык композиторы. Ул мәңгегә татар музыка сәнгатендә гаҗәеп шәхес булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев