Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Россия Геройларын данладылар

30 сентябрьдә безнең илдә яңа истәлекле дата – Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көн алдыннан Кызыл Байракта «Без бергә!» патриотик чарасы узды. Катнашучылар 2022 елның көзендә Россия белән яңадан кушылуның ничек килеп чыгуы, сигез ел дәвамында төбәк халкының рус телендә сөйләшү хокукын яклап, бәйсезлек һәм танылуга ирешү өчен нинди авыр юл узуы, республика тарихында мөһим вакыйгалар, Донбассның Россия өчен әһәмияте, шулай ук хәзер Ватаныбызны саклаучы геройлар турында, Херсон һәм Запорожье шәһәрләренә Екатерина II тарафыннан 1778 елда нигез салынуы, ә соңырак Луганск һәм Донецк шәһәрләре барлыкка килүен белделәр.

Ә бүген, Россия аларга яңадан ярдәмгә килде, ул Донбасс, Херсон һәм Запорожье халкын ташламады, неонацистларны туктатырга һәм үз сайлавын ясарга ярдәм итте.

Чарада МХО сугышчыларының батырлыгы турында сөйләштеләр. Безнең ир-егетләребез сугыш кырларында туган җирләрен саклыйлар. Һәлак булган Россия һәм Донбасс Геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чара ахырында балалар үз Ватаныныңны яратырга, илебез тарихын истә тотарга, аның символларын хөрмәт итәргә, аның белән горурланырга һәм һичшиксез безнең һәрберебезнең аның бер кисәкчәсе булуын истә тотарга кирәклегенә төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев