Кызыл Байракта профилактик чара үткәрделәр
Май бәйрәмнәре инде якын һәм күп кенә кешеләр өчен бу актив табигатькә чыгу, бакча сезоны башлануын аңлата.
Беренче чиратта бакчачылар участокларда тәртип урнаштыра, шул исәптән чүп-чарны яндыра башлый. Әмма мондый ысул һәрвакытта да рөхсәт ителми, чүпне яндыру кискен рәвештә тыела.
Кызыл Байракта мәдәният хезмәткәре «Урманны уттан сакла» профилактик акциясе барышында Татарстан Республикасында 14 апрельдән 11 майга кадәр урнаштырылган янгынга каршы махсус режим турында хәбәр итү өчен, авыл халкы белән аралашты.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы, аларны бозган өчен штрафлар турында сөйләштеләр. Янгыннар таралу куркынычы тудыра торган коры үсемлекләрне вакытында җыеп алмаган өчен җаваплылык турында кисәтелде.
Янгын чыгуны ничек булдырмаска, янгын очрагында нишләргә, үзеңә һәм башкаларга куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә кирәклеге турындагы мәгълүматны искә төшерделәр. Халыкка тематик мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.
Бу куркыныч чорда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Коры үлән, былтыргы яфракларны яндырган кечкенә генә чаткыдан да янгын чыгарга мөмкин. Утның таралуына көчле җил, явым-төшемнең озак вакыт булмавы, һаваның югары температурасы да ярдәм итә.
"Билгесез затларның ут белән шаяруы" формулировкасы һәрвакыт кемнеңдер тәмәке төпчеге, шырпы, учак, балалар шаяртуы ул. “Бәлки булмас, үтеп китәр”гә өметләнмәгез. Әлеге очракта бу эшләмәячәк.”, - дип мөрәҗәгать итә авыл халкына мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев