Кызыл Байракта «Музыка тылсымы» чарасы узды
Ул Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуга багышланды.
Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Кызыл Байрак авыл мәдәният үзәгендә композиторның туганнары катнашында бөек композиторга һәм Кызыл Байрак авылы тарихына багышланган музей экспозициясе тәкъдим ителде. Сәйдәшев һәм башка күренекле мәдәният эшлеклеләре җәйге вакытларын әлеге җирлектә үткәрергә яратканнар.
Чарада Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗат юлы, шулай ук Кызыл Байрак авылына нигез салучыларның берсе Шиһаб Әхмәровның 1912 елда Әминә Сәйдәшевага өйләнүе һәм кечкенә Салихны үз карамагына алып, аның уникаль музыкаль талантын ачуы турында сөйләнелде. Әлеге темага Әхмәрова Мия презентация әзерләде, ә Әхмәров Камил Рөстәм Кутуйның "Мотив" шигырен укыды.
Кунаклар Салих Сәйдәшев көйләре астында экспозицияне кызыксынып карадылар. Сәйдәшев - чын мәгънәсендә халык композиторы. Ул мәңгегә татар музыка сәнгатендә гаҗәеп шәхес булып калачак. Композиторның музыкасы яңгыраган арада аның истәлеге халык йөрәгендә яшәячәк.
Музей экспозициясе алдагы көннәрдә дә Кызыл Байрак халкын һәм кунакларын сөендерәчәк. Теләге булган һәркем килеп, экспозиция белән таныша ала.
Әгәр кемнеңдер Кызыл Байрак авылының фотосурәтләре, материаллары, борынгы әйберләре бар икән, аларны безгә музей почмагына күрсәтү өчен җаваплы саклануга тапшыра аласыз дип мөрәҗәгать итә мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев