Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта кышны озаттылар

Кыш юкка гына тылсым һәм могҗизалар чоры дип саналмый.

Чара башында балалар белән быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу турында сөйләштеләр, аның шигырь юллары һәрберебезнең йөрәгендә яши. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, аның балачагы турында белделәр. Аннары «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында Әхмәрова Әминә Габдулла Тукайның Анна Ахматова тәрҗемәсендә “Кышка бер сүз” шигырен укыды. Балалар белән бергәләп шигырьдә нәрсә турында сүз баруы, төп геройларның кем булуы турында фикер алыштылар. Укучылар кышны ни өчен яратулары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Габдулла Тукай елның һәр фасылында матурлыкны, аның тылсымын күрә белгән.

 Кышны озату бәйрәме урамда уеннар һәм күңелле ыгы-зыгы белән дәвам итте. Балалар уеннарда дәртләнеп катнаштылар: таулар патшасын уйнадылар, карлы крепостьны алу, кар көртләрен үлчәделәр, кар өйләре төзеделәр.

 Балалар кышны шундый күңелле итеп бергә озаттылар һәм киләсе елга кадәр аның белән саубуллаштылар. Ә актив уеннардан соң барысын да тәмле ризыклар белән кайнар чәй көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев