Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Космонавтика көненә карата чара узды

1961 елның 12 апрелендә космоска дөньяда беренче кеше - Юрий Гагарин очты.

Ул «Восток» ракетасыннан безнең планетаның югарыдан ничек матур күренүен иң беренче күргән кеше. Очу 108 минут дәвам иткән. Ә 1962 елның 12 апреленнән Россиядә Космонавтика көнен билгеләп үтәләр.   

Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган космик корабльләр, станцияләр, марсоходлар һәм луноходлар турында чара оештырдылар. Балалар космоска кем беренче булып очуын гына түгел, ә космик корабтан ачык һавага кем беренче чыгуы турында да белештеләр. Космоска очучы беренче хатын-кыз һәм ачык космоска чыккан беренче хатын-кыз да тумышы белән СССРдан булганын, космонавтларның ни белән шөгыльләнүләре, кайсы хайваннарның космоска очуы турында сөйләштеләр. Шулай ук ай, җир, башка планеталар һәм кояш системасы,  галәм, йолдызлар, нинди йолдызлыклар булуын, галактика һәм кометалар турында белделәр.  

Соңыннан  "МЕМО Космос" уенында уйнадылар -  ул кызыклы гына түгел, ә файдалы да уен, ул дөньяга карашны киңәйтә, игътибарны үстерә һәм хәтерне чыныктыра. Уен серле ерак киңлек, гаҗәеп планеталар һәм якты йолдызлар, кометалар һәм метеоритлар, беренче космонавтлар һәм космосны буйсындыру өчен кеше кулы ясаган искиткеч техника турында алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Нәни катнашучылар үзләренең космик рәсемнәрен ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев