Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта кибералдану корбаннары булудан саклану чараларын искә төшерделәр

Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре тарафыннан финанс хәбәрдарлыгы көненә багышланган «Кисәтелгән - димәк коралланган» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чарада катнашучылар финанс өлкәсендә иң кирәкле темаларның берсе -финанс куркынычсызлыгы һәм мошенниклык турында актуаль мәгълүмат белән таныштылар, куркынычсызлыкның база принциплары турында белем алдылар, аларны һәрвакыт истә тотарга кирәклеген таныдылар.

Мошенниклыкның заманча төрләре, алар үзләре артыннан нинди нәтиҗәләр китереүен, шулай ук "тозакка" эләкмәү ысуллары турында фикер алыштылар.

Финанс хәбәрдарлыгы көне - финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм киләчәккә әзерләнү өчен инвестицияләргә һәм саклыкларга җитди карарга кирәклеген искәртү ул.

Хәзерге цифрлы дөньяда кибералдаулар торган саен киң таралган һәм куркыныч күренешкә әверелә бара. Көн саен бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше алдау һәм шәхси мәгълүматны урлау өчен төрле ысуллар кулланган кырыкалдарларның корбаны була.

Еш кына мошенниклар конфиденциаль мәгълүматларга керү мөмкинлеген алу яки финанс мошенниклык кылу өчен үзләрен банклар, компанияләр яки дәүләт оешмалары хезмәткәрләре дип тәкъдим итә. Шуңа күрә шуны истә тотарга кирәк, беркайчан да шәхси мәгълүматларны бирергә, телефон, интернет аша финанс операцияләрен башкарырга кирәкми, иң беренче итеп әңгәмәдәшченең дөреслеген тикшерү мөһим.

Һәр кешенең хәбәрдарлыгын һәм уяулыгын арттыру кибермошенникларның корбаны булу куркынычын киметергә һәм үз шәхси мәгълүматларын якларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев